Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулда сугышчылар транспорт полициясе бинасына һөҗүм иткән


Кабулда полиция һәм транспорт полициясе бинасының бер өлешен камап алган сугышчылар арасындагы кораллы бәрелеш булды.

Әфганстан эчке эшләр министры урынбасары Габдерахман Рахман сүзләренчә, өч сугышчы өске катка менә торган баскынчы җимергән һәм кораллар сакланучы бүлмәдә бикләнгән.

Берничә сәгать барган атышларда, барлык һөҗүмчеләр үтерелгән, шулай ук транспорт полициясенең өч хезмәткәре һәлак булган. 18 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә талиблар алган.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG