Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея Көньяк Кореяга һөҗүм белән яный


Төньяк Корея үзенә карата кертелгән чикләүләргә Көнья Корея кушылган очракта, аңа һөҗүм итү белән яный. «Чикләүләр безгә каршы сугыш башлауны аңлата һәм без моңа каршы җавап бирәчәкбез», дип белдерде Пхеньян.

Алдагы көнне Төньяк Корея дөнья илләре белән үз атом программасын туктату турында сөйләшүдән баш тартты һәм киләчәктә дә атом һәм ракета тәҗрибәләрен дәвам итәчәге белән янады.

Кытай дәүләт газетасында Төньяк Корея тагын бер атом тәҗрибәсен уздырган очракта, Пекин анарга ярдәмне киметәчәге әйтелә.

Сишәмбе көнне БМО иминлек шурасы Төньяк Кореяга карата чикләүләрне кырыслатты. Бу 12 декабрьдә Пхеньянның ракета тәҗрибәләрен уздыруга җавап нигезеннән эшләнде.
XS
SM
MD
LG