Казанның Совет районы мәхкәмәсендә Михаил Шаровны Коръәнгә дуңгыз мае һәм тизәк куеп төшерелгән фотоны "ВКонтакте" социаль челтәренә урнаштырып динара һәм милләтара низаг чыгаруыда гаепләү эше бүген дәвам итәргә тиеш иде.
Азатлык хәбәрчесе сүзләренә караганда, утырышка бүген беркем дә килмәде. Прокурор эшнең "билгесез вакытка кичектерелүе" турында әйткән. Аның сүзләренә караганда, бүгенге утырыш Шаровның адвокатының авырып китүе аркасында булмый калган.
Элекке утырышларның берсендә компьютер белгече бу рәсемне аның сәхифәсенә нәкъ Шаров үзе куйганын исбатлау мөмкин түгел, аны башка берәр кеше дә эшли ала иде, дип чыгыш ясаган иде.