Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия фәннәр академиясе реформаларына бәйле канун өлгесе икенче укылышта карала


Русия Дәүләт думасы фәннәр академиясен ябу мөмкинлеген кире какты һәм академияне дәүләт бюджет оешмасы статусында саклау турында төзәтмәләрне кабул итте.

Депутатлар шулай ук фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты исемен өч ел дигәндә бетерү турында төзәтмәләр кертте. Моннан тыш академиклардан галим исеменнән мәхрүм итүгә рөхсәт бирүче төзәтмәләр кертелде.

Бүген Дума канун өлгесен икенче укылышта карый. Беренче укылыштан соң анда 70ләп төзәтмә кертелгән.

Дәүләт Думасы бинасы каршында академия реформаларына каршы булучы йөзләп кеше җыелды.
XS
SM
MD
LG