Accessibility links

Кайнар хәбәр

Муса Җәлил исемедәге бүләк ияләре билгеле булды


Татарстан хөкүмәтенең 2012-2013 елга Муса Җәлил исемендәге бүләге ияләре билгеле булды.

Мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, әлеге бүләккә татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм Ркаил Зәйдуллинның “Үлеп яратты” спектаклендә Корбанов һәм Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектаклендә Әсфәндияр образлары өчен Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры Эмиль Талипов, “Сөембикә канаты” арт-операсын, “Изге ядкәр” ораториясен, “Зәйтүнәкәй” музыкаль драмасын тудырганы, үз иҗаты белән республиканың милли-мәдәни сәнгатен пропагандалаганы өчен композитор Эльмира Галимова, татар мультфильмнары коллекциясе өчен “Татармультфильм” берләшмәсе, татар әдәбиятын үстерүгә өлеш керткәне һәм «Дүртенче кат... Бишенче кат...», «Җылытасы килә дөньяны» шигырьләр җыентыклары өчен шагыйрьләр Ленар Шәехов һәм «Каралама» шигырьләр китабы өчен Рузәл Мөхәммәтшин, фәнгә зур өлеш керткәне өчен Казан илкүләм технология тикшеренү университеты профессоры Николай Улитин лаеклы дип табылган.
XS
SM
MD
LG