Accessibility links

Мәскәүдә Ураза бәйрәменә мәчеткә паспорт тикшереп кертәчәкләр


Мәскәүдәге җәмигъ һәм тарихи мәчеткә 8 августта узачак Ураза бәйрәменә мөселманнарны документ белән генә кертәчәкләр.

“Быел Ураза бәйрәме Мәскәүдә җиңел атлетика дөнья чемпионаты белән бер вакытка туры килә, шуңа иминлек чаралары арттырылган”, дип белдергәннәр “Ансар.ру”га.

Мәскәү хакимияте Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтеннән иминлек чаралары бары шул дөнья чемпионаты белән бәйле булуны әйтеп мөселманнар арасында аңлату эшләре алып баруны сораган.
XS
SM
MD
LG