Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстанда Русиядә төзелгән су асты көймәсендә шартлау булган


Һиндстанның Мумбаи шәһәрендәге портында бүген Русиядә төзелгән “Синдуракшак” су асты көймәсендә шартлау һәм янгын булды. Кораб баткан, аның бер өлеше генә күренеп тора. Анда экипаждан 18 кешенең булу ихтималлыгы әйтелә. Хәзер аларны коткару чаралары бара. Күп кенә диңгезчеләр корабтан үз көчләре белән чыккан, кайберләре хастаханәгә озатылган.

Петербурның “Адмиралтейские верфи” заводында 1997 елда төзелгән су асты көймәсе күптән түгел Русиядә узган ремонттан соң Һиндстанга кайтты.
XS
SM
MD
LG