Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирски өлкәсендә чиркәүләр саны ике тапкыр артачак


Новосибирски өлкәсендә чиркәүләр ике мәртәбә артачак һәм аларның саны 200-гә җитәчәк.

Рус православ чиркәве башлыгы патриарх Кирилл өлкәгә сәфәре вакытында андагы хакимият белән чиркәүләрнең санын арттыру турында килешү имзалады.

Кирилл Новосибирскида 23-24 август көннәрендә булды.

Новосибирскиның Җәмигъ мәчетендә гомум эшләр җитәкчесе Нәкыйп хәзрәт Шакирҗанов сүзләренчә, чиркәүләр күпләп төзелә һәм моның өчен акча да табыла, ә башкалада мәчетләр җитешми.

"Шәһәребездә дүрт мәчет бар. Җомга намазларын халык урамда укырга мәҗбүр. Кышкы салкыннар бездә 40 градуска җитә. Мәчетләр җитешми. Сафка басмаса да Тынычлык урамындагы Кунта хаҗи Кишеев исемендәге өч катлы мәчетне ачып җибәрдек. Бу төзелеш өчен хәзер ярты миллион сумлык бурычыбыз бар", диде Нәкыйп хәзрәт.
XS
SM
MD
LG