Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония соңгы атом реакторын туктата


Япониянең Һонсю утравындагы “Ои” атом электр станциясенең реакторы якшәмбе эштән туктый.

"Кансай электрик пауэр" ширкәте хәбәр итүенчә, “Ои” реакторы 2011 елның мартында “Фукусима” атом электр станциясендәге һәлакәттән соң илдә туктатылган 50 реакторның соңгысы була.

2011 елда җир тетрәү көчле су ташкыны тудырды, дулкын “Фукусима”га зыян китерде, су баскан урыннардан меңнәрчә кеше башка урынга күчерелде. 16 меңгә якын кеше һәлак булды.

Соңгы кырык ел эчендә Япония өч тапкыр атом станциясез кала һәм аларны яңадан эшләтеп җибәрүнең вакыты билгеле түгел, дип белдерә Reuters. Япониядә яшәүчеләрнең күпчелеге атом энергиясенә бәйле булуга каршы. Моны фикер белешү күрсәтә.
XS
SM
MD
LG