Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция: БМО белгечләре хисабы Әсад режимының җинаять кылганына күрсәткеч булып тора


Сүриядә булган БМО белгечләре хисабыннан соң, химик коралны президент Бәшәр Әсад режимы куллануында шик калмый. Бу хакта Франция тышкы эшләр министры Лоран Фабиус Мәскәүдә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашудан соң әйтте. Аның сүзләренчә, 21 августтагы Димәшк янында шартлауларның техник нечкәлекләре моңа дәлил булып тора.

Лавров исә химик һөҗүм гысьянчылар провокациясе дип санавын әйтте. Аның сүзләренчә, белгечләр хисабы барлык сорауларга да җавап бирми.

Билгеле булганча Сүриядә эшләгән хәрби белгечләр үз хисапларында 21 августта Димәшк янында тыныч халыкка карата агуландыручы зарин газы кулланылуын раслады. БМО башлыгы Пан Ги Мун моны хәрби җинаять дип атады.

БМО белгечләре вәкаләтенә куркыныч коралны кем куллануын ачыклау кермәгән иде.
Әсад режимы АКШ һәм аның беректәшләренең гаепләүләрен кире кага.
XS
SM
MD
LG