Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәннең "Дуслык" ансамбленә – 25 ел


"Дуслык" халык ансамбле Первоуральскида "Түгәрәк уен" фестивалендә
"Дуслык" халык ансамбле Первоуральскида "Түгәрәк уен" фестивалендә

Чирек гасыр буе бер-берсен югалтмыйча килгән "Дуслык" халык җыр ансамбле юбилее шыгрым тулы залда узды.

"Дуслык" ансамбле өлкәдә исеме белән генә түгел, ә анда йөри торган җыр сөючеләрнең бер-берсе арасындагы дуслыгы, бердәмлеге белән дә аерылып тора. Алар көнләшү, гаепләү чире белән дә авырмыйлар, ә тыныч кына сәнгатькә тугры калып алга үрлиләр.

- Кырынкүлләр мин анда килгәнче үк җыр-нәфис сүз белән концерт програмнары төзеп, авылдашларын бәйрәмнәрдә сөендергәннәр. Аннары мин, музыкаль белемем дә булганга, аларга җитәкче булып киттем, - дип ансамбльнең тарихына тукталып үтте аның алыштыргысыз җитәкчесе Хәким Мирхәйдәров. - АТЭ заводында ул елларда төрле яклардан татарлар күп эшли иде. Шулай җыелышып концерт куйдык. Бу профсоюз комитеты рәисенә ошады, безгә завод кысасында ансамбль төзергә тәкъдим ясады. Кирәк вакытта завод җитәкчеләре автобусын да бирделәр, репетиция ясарга бүлмә дә таптылар. Без “Нефтяник” милләтләр мәдәнияте сараенда осталыгыбызны чарлап, завод ярдәме белән өлкә буенча концертлар белән йөреп, биш ел эчендә халык җыр ансамбле исемен алу дәрәҗәсенә ирештек.

"Дуслык" ансамбле җырлый
"Дуслык" ансамбле җырлый
Илдә икътисадый хәл алышынганда завод үз эшен туктата һәм ансамбль “Нефтяник” кул астында гына кала. Аннары милләтләр мәдәнияте сарае да озакка сузылган ремонтка ябыла. Башка мәдәният йортында ике дистәдән артык кешесе булган “Дуслык” кечкенә генә бер бүлмәдә шөгыльләнергә тиеш булып чыга. Моңа ризалашмыйча, алар “Тимерьюлчы” мәдәният сараена, анда арендага акча сорый башлагач, шәһәр татар мәдәният үзәгенә күчәләр. Тик озак та үтми, үзәк тә ремонтка ябыла. Елдан артык шәһәр янындагы Кырынкүл авылында яшәүче Хәким һәм Әсмабикә Мирхәйдәровлар өенең бер бүлмәсендә уен кораллары урнаша, еш килгән кунаклар – үзешчәннәрнең моңлы тавышларына күмелә.

Өлкә татар автономиясе җитәкчесе Ришад Җиһаншин тәбрикли
Өлкә татар автономиясе җитәкчесе Ришад Җиһаншин тәбрикли
Шәһәрнең төрле почмакларында гомер итүче җырчыларга берничә маршрут автобусы белән монда килеп җитәсе бер дә җиңел булмый. Аннары бер дә сорауларын кире какмый торган өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ришад Җиһаншин ярдәмендә ММС поселогында урнашкан “Орфей” мәдәният йорты “Дуслык”ларны үз кочагына ала. Бәлки аның директоры татар кызы Гөлнара Сәгыйтова булуы да мәсьәләне уңай хәл итәргә сәбәп буладыр. 25 еллык юбилейларын да шунда каршылыйлар “Дуслык”лар.

Тантанада алар өлкә думасы рәхмәтнамәләре, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр. Ә иң зур бүләк 25 ел буе ансамбльне саклап, әйдәп, үстереп килгән Мирхәйдәровларга Татарстан республикасы дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның рәхмәт хатлары булды.

"Дуслык"ның алыштыргысыз әйдәүчеләре - Әсмабикә һәм Хәким Мирхәйдәровлар
"Дуслык"ның алыштыргысыз әйдәүчеләре - Әсмабикә һәм Хәким Мирхәйдәровлар
- Бу еллар дәвамында төрле бәйгеләрдә еш катнаштык. Иң беренче катнашкан өлкә бәйгесендә үк төрле районнардан килгән хор коллективлары арасында лауреат исемен яуладык. Шунысы кызыклы: үз халкыбыз арасындагы бәйгеләрдә безгә югары урыннар бирмәсәләр дә, башка милләтләр белән чыгыш ясаганда гел лауреатлар булып кына килдек, алар безне күрәләр, уңай бәялиләр, нишләптер. Мәдәният йортларында да безнең уңышларга сокланалар, көч биреп торалар, ярдәм итәргә тырышалар иде.

Юбилейларыбызга да өлкә җитәкчеләре киемнәр тегәргә, уен кораллары алырга акча биреп килделәр. Без аларны күз карасыдай саклап кына тотабыз. Бу юлы мәркәзебез Казанга "Татарстан - Яңа гасыр" каналының "Җырлыйк әле" тапшыруында катнашырга барырга матди яктан булышуларын сорадык. Каршы килмәделәр, тиздән хыялыбыз тормышка ашыр дип торабыз. Тапшыруда бер катнашкан идек инде, бик ошады безгә. Аннары Казанда гел киңәшләре белән безгә уңышларга ирешергә ярдәм итүче мәдәниятнең атказанган хезмәткәре Илгиз Кадыров белән дә очрашырга уйлыйбыз.

"Милләтләр мәдәнияте" көнендә
"Милләтләр мәдәнияте" көнендә
Киләсе елга өлкәнең 70 еллыгы була, ул тантаналарда катнашырга әзерләнә башларбыз. Ансамбльгә 24 кеше йөри, шуның алтысы иң беренчеләр рәтеннән. Әле бирешергә уйламыйбыз, идеяләребез күп. Тормыш иптәшем белән пенсиядә булсак та, ике кызыбызга оныкларыбызны үстерешергә булышабыз. Гаиләбез белән бергәләшеп репетицияләргә йөрибез.

Без ансамбльдә дә бер гаилә шикелле, гел бер-беребезне котлап, кайгы-шатлыкларны бергә уртаклашып торабыз. Үз җырын, моңын тыңларга әзер халкым бар, безне яратып тыңлаучылар булганда ничек тырышып эшләмисең инде, - дип тәмамлады сүзен Хәким Мирхәйдәров.
XS
SM
MD
LG