Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан" һава юллары очышларны тыю хәбәрен кире какты


"Татарстан" һава юллары ширкәте очышларның дәвам итүен белдерде.

Кичә Русиянең һава киңлекләре федераль идарәсе чираттан тыш тикшерүдән соң "Татарстан" һава юллары ширкәтенең эш рөхсәтен гамәлдән чыгарырга киңәш итте.

"Идарәнең бу карары киңәш рәвешендә генә кабул ителде. "Татарстан" очкычлары билгеләнгән вакытлары нигезендә оча, үзгәрешләр юк", диелгән "Татарстан" ширкәте белдерүендә.

17 ноябрь Мәскәүдән Казанга кайткан очкыч һәлакәтендә 52 кеше һәлак булды.

Чираттан тыш тикшерү нәтиҗәсендә идарә "Татарстан" һава юллары эшчәнлегендә зур җитешсезлекләр булуы ачыклануын белдерде. Аерым алганда, хезмәткәрләрне әзерләүдә, очучыларның һәм очкычта хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләрнең эш һәм ял вакытын оештыруда җитешсезлекләр булуы, шулай ук сертификат таләпләренә туры килмәүче башка нәрсәләрнең ачыклануы турында әйтелде.
XS
SM
MD
LG