Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның Русиядәге илчесе Майк Макфол үз вазифасыннан китә


АКШның Русиядәге илчесе Майк Макфол Америкага кайтырга җыена. Бу хакта ул Тере журналда үз блогында язган.

«Олимпиададан соң мин Калифорниягә гаиләм янына кайтырга планлаштырам. Узган җәйдә хатыным һәм ике балам Калифорниягә китте. 2009 елның гыйнварында без Вашингтонга киткәндә, мин улыма ике елга китәбез дигән идем. Менә хәзер Вашинтон һәм Мәскәүдә узган биш елдан соң минем улым өйгә катып мәктәпне нәкъ шунда тәмамлыйсы килүен әйтте. Без барыбыз да ризалаштык, аның өчен өйгә кайту яхшырак булачак.

Җиде ай гаиләмнән аерым яшәгәннән соң, миңа хатыным һәм балаларым янына кайту кирәк», ди ул.
XS
SM
MD
LG