Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада президент сайлау алдыннан “тынлык көне”


Киевта сайлауга әзерләнәләр
Киевта сайлауга әзерләнәләр
Украинада якшәмбе булачак президент сайлау алдыннан шимбә "тынлык көне". Намзәтләр өчен һәртөр кыстау тыелган. 17 намзәт президентлыкка дәгъва итә. Алдан теркәлгән дүрт кеше, шулай ук коммунистлар лидеры Петр Симоненко, намзәтлектән баш тартты.

Белгечләр бизнесмен Петр Порошенко һәм “Батькивщина” фиркасе лидеры Юлия Тимошенко төп көндәшләр дип белдерә. Алардан соң рейтинг буенча “Русия яклы” дип саналган Сергей Тигипко килә.

Сайлау Донецки һәм Лугански өлкәләрендәге киеренкелек вакытында үтә. Анда сепаратистлар һәм хөкүмәт көчләре арасында кораллы бәрелешләр бара.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасыннан халыкара күзәтүчеләр кичә Киевка килде. Алар сайлау вакытында канунилыкның саклануын күзәтәчәк.
XS
SM
MD
LG