Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Сугыштан бирле беренче тапкыр качаклар саны 50 миллионнан артты


БМО качаклар эшләре идарәсе үзенең соңгы хисабында, Икенче дөнья сугышыннан бирле беренче тапкыр дөньяда төрле кораллы низаглар аркасында өйләреннән китәргә мәҗбүр булганнарның саны 50 меңнән артты, дип белдерде.

Бүген билгеләнгән Халыкара качаклар көненә багышланган әлеге хисапта, 2013 ел ахырында качаклар саны 51 миллион 200 мең булган, бу бер ел элекке вакыт белән чагыштырганда алты миллионга артык, диелгән. Сүриядән тугыз миллион кеше киткән.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Качаклар көне уңаеннан кабул иткән белдерүендә БМО Иминлек шурасын дөньяда тынычлык урнаштыру эшендә булдыксызлыкта гаепләде.
XS
SM
MD
LG