Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил Төркиядәге дипломатлары санын киметмәкче


Израил Газзә сызыгында җир өсте хәрбт чараларын башлауга протест мөнәсәбәтен белдергән Төркиядә дипломатларын киметергә исәп тота. Истанбулдагы Израил консуллыгына ташлар атсалар, Анкарадагы илче резиденциясенә фәләстин байраклары белән килгәннәр.

Израил тышкы эшләр министрлыгы Төркия премьеры Рәҗәп Тайип Эрдоганны “котыртуда” гаепли һәм дипломатларның гаиләләренә Төркиягә килүне тыячагын һәм дипломатларның санын мөмкин кадәр киметәчәген әйтте.

Чәршәмбе көнне Эрдоган Израил депутатларын һәм идарәдәге коалиция вәкилләрен Һитлер белән чагыштырды. Җомга көнне ул үзе һәм аның идарәсе хакимияттә калганда ике ил арасында мөнәсәбәтләр яхшырмаячагын әйтте.

Шулай ук Эрдоган Көнбатыш һәм мөселман дөньясын Израилның һөҗүмнәренә каршы дәшмәүгә тәнкыйть белдерде. Әлеге сүзләрдән соң АКШ Дәүләт департаменты сүзчесе Эрдоганның белдерүләерн мыскыллы дип атады. “Мондый провокацион белдерүләр мәгънәсез һәм утны туктату өчен тырышлыклардан читкә тайпылдыра”, диде Джен Псаки көндәлек матбугат очрашуында.

XS
SM
MD
LG