Италия Русия белән уртак булган S-1000 су асты көймәсен төзү проектын туктатуы турында белдерде.
Хәрби сәнәгать комиссиясе рәисе урынбасары Олег Бочкарев дүшәмбе көнне Саклану министрлыгы күргәзмәсе ачылышында, "әлегә сәясәт бизнестан өстен", дип белдерде.
Франциянең боралак ташучы "Мистраль" корабларына килгәндә, Бочкарев, "Франция безгә кораб бирәчәк яки югары штрафлар белән кире акчасын түләячәк", диде хәрби комиссия вәкиле.
1 августтан Европа Берлегенең Русиягә корал һәм хәрби җиһазлар сату чикләүләре гамәлгә керде.