Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтон Гыйракта өйләреннән китәргә мәҗбүр булучыларны эвакуацияләү турында уйлый


АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри Вашингтонның Гыйрак төньягындагы тауларында камауда калган берничә мең кешене эвакуацияләүне оештырырга планлаштыруын әйтте. Соломон утраулары башкаласы Һониарада журналистларга Керри белдерүенчә, АКШ килеп туган вәзгыятьтә бәя биреп, исламчылар басып алуы нәтиҗәсендә өйләреннән китәргә мәҗбүр булган кешеләрне коткару юлларын уйлый.

БМО мәгълүматларына караганда, 30 меңләп кеше, аерым алганда езидлар, христианнар Синджар тавында кала.

Кичә Синджар районында качакларга һуманитар ярдәм китерүче боралак һәлакәткә очрады. Пилот, Гыйрак депутаты һәм New York Times журналисты һәлак булды.

Шул ук вакытта Иран һәм Согуд Гәрабстаны хакимияте Гыйракта яңа билгеләнгән премьер-министр Хәйдәр әл-Абадига яклау белдерде һәм элекке хөкүмәт башлыгы Нури әл-Маликины эшеннән вазифадан китәргә чакырды.

XS
SM
MD
LG