Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең һуманитар ярдәме белән беренче машиналар көнчыгыш Украинага барып җитте


Русиядән һуманитар ярдәм китергән беренче машиналар сепаратистлар контролендә булган "Изварино" чик буе ноктасын узып Русия яклы сугышчылар кулында булган төбәккә керде.

Русия тышкы эшләр министрлыгы Луһанскига бу ярдәмне Русия үз көче белән алып барып тапшырачак, Киев моны эшләмәс өчен махсус вакыт суза, дип белдерде. Мәскәү һуманитар миссияне өзергә теләгән кешеләрне бу нияттән баш тартырга чакырды.

Халыкара Кызыл хач комитеты кәрванны озата барган хезмәткәрләренең иминлеге өчен борчылуын белдереп, машиналар Луһанскига таба юлны дәвам итә алмый, дигән иде.

Украина, Русия һәм Кызыл хач комитеты машиналар Луһанскига кадәр туктамыйча барачак, дип килеште. Кичә кәрван Русия-Украина чиген узды. 280 машина Мәскәү өлкәсеннән 12 август чыккан иде.

XS
SM
MD
LG