Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазиядә президент сайлауда Рауль Хаджимба җиңде


Рауль Хаджимба
Рауль Хаджимба

Якшәмбе үзбилгеләнгән Абхазиядә үткән президент сайлауда, беренче мәгълүматларга күрә, оппозиция лидеры Рауль Хаджимба җиңде.

Үзәк сайлау комиссия хәбәр итүенчә, ул 50%тан артык тавыш җыйган. Аның көндәше иминлек хезмәте башлыгы Аслан Бжания 36%ка якын тавыш җыйган. Тавыш бирергә хокукы булганнарның 70%ы сайлауга килгән.

Абхазия канунына күрә, беренче турда 50%тан артык тавыш җыючы җиңгән дип санала.

Абхазия президенты Александр Анкваб, оппозиция сәяси реформалар, шул исәптән, дәүләт башлыгының вәкаләтләрен чикләүне таләп иткәнгә, вазифасыннан китте.

1993 елда Абхазия берьяклы гына үзенең Грузиядән бәйсезлеген игълан итте. 2008 елда Русия һәм Грузия арасында кораллы низагтан соң Русия Абхазиянең бәйсезлеген таныды. БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясенә күрә, Абхазия Грузиянең бер өлеше булып санала. Тифлис президент сайлауның нәтиҗәләрен танымауны белдерде.

XS
SM
MD
LG