Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция хөкүмәте вазифасыннан китте


Франциядә сул фиркаләрдән булган министрлар илдәге икътисад сәясәтен төптән үзгәртү таләбе белән чыккач хөкүмәт вазифасыннан китте.

Икътисад министры Арно Монтебург салым сәясәтендәге катгый чараларны һәм Германиянең бюджет дисциплинасы белән мавыкканын тәнкыйтьләде.

Президент Франсуа Олланд идарәсе белдерүендә, премьер-министр Манюэль Вальс вазифасыннан китүе турында белдерде, әмма яңа хөкүмәтне булдырачак, президент ышанганча, эшмәкәрләргә салымнарны һәм чыгымнарны азайту нәтиҗәсендә бюджет дефицитын киметеп икътисадны тернәкләндерү сәясәте алып барачак, диелә.

Яңа хөкүмәт сишәмбе көнне игълан ителәчәк.

XS
SM
MD
LG