27 август – Молдованың, Советлар Берлеге таркалгач, Бәйсезлек игълан иткән көне. Бу көнне Романиядән килүче газүткәргечне төзү тәмамлану да бәйрәм ителде. Бу газүткәргеч Русиягә энергия чыгынаклары белән бәйле булуны киметә.
Молдова премьер-министры Юрий Лянкэ газүткәргеч ачылуны “тарихи вакыйга” дип атап, илнең энергетикада бәйсезлеккә әһәмиятле адым буларак бәяләде.
Яссы-Унгены газүткәргече Молдованы Европа Берлегенең әгъза дәүләте – Романия белән бәйли. Романиядән газ 1 сентябрьдә киләчәк.
Лянкэ Бухарест һәм Кишиневның газ бәясе турында килешүе Русиянең “Газпром”ыныкыннан кимрәк булыр дип өметләнә.