Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа хәрби доктринада "АКШ - Русия дошманы" дип язылырга мөмкин


Русиядә язылачак яңа хәрби доктринада дошманның кем булганы һәм беренче булып атом коралы белән һөҗүм итү шартлары төгәл язылсын, дип тәкъдим итте Саклану министрлыгының баш инспекторлары идарәсе координаторы, генерал Юрий Якубов. 2010 елда кабул ителгән доктринада болар язылмаган.

"Интерфакс" агентлыгы хәбәр итүенчә, генерал Русиянең "төп дошманы дип АКШ һәм Төньяк Атлантик блогын" саный.

Берничә ел элек кенә АКШ һәм НАТО Русиягә карата дошманлык юк дип белдерде, бүгенге көндә исә Русиягә каршы "чып-чын мәгълүмати сугыш һәм безне Көнбатышның дошманы итеп сүрәтләү" бара, ди Якубов. Шулай ук НАТОның Русиягә якынлашуы "куркыныч тудыра", дип саный генерал.

Бу атнада Русиянең 2010 елда кабул ителгән хәрби доктринасы үзгәртеләчәге билгеле булды. Элеккесендә Русиянең үзенә һөҗүм булганда җавап итеп атом коралы һәм күпләп үтерү коралын куллану хокукы бар, дип язылган.

XS
SM
MD
LG