Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миланда “Европа-Азия” форумы саммиты ачыла


Бүген Миланда “Европа-Азия”форумының саммыты ачыла. Ул Европа һәм Көнчыгыш Азиянең 51 илен берләштерә. Чара бу юлы “Икътисади үсеш һәм иминлек өлкәсендә җаваплы хезмәттәшлек” дигән темага уза.

Очрашуда Европа иленең барлык җитәкчеләре, Европа берлеге вәкилләре, Азия дәүләтләе башлыклары һәм Русия президенты Владимир Путин катнашачак.

Форум кысаларында икеяклы сөйләшүләр уздыру планлаштырыла.

Чәршәмбе көнне Германия канцлеры Ангела Меркель Миланда Путин белән Украинага бәйле мәсьәләләр турында сөйләшәчәген раслады.

Саммитка шулай ук Украина президенты Петр Порошенко да киләчәк һәм җомга көнне аның Путин белән сөйләшүе көтелә.

XS
SM
MD
LG