Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечня көч структуралары Грозныйда шартлау оештыручының үтерелүен әйтә


Грозныйда бер ир кеше үтерелгән. Җирле хокук саклау оешмалары аны 5 октябрьдә Чечня башкаласында шартлау оештыручы дип белдерә. Билгеле булганча, шәһәр көнендә һөҗүм нәтиҗәсендә биш полиция вәкиле һәлак булды, 13 төрле җәрәхәтләр алды.

Чечняның рәсми чыганаклары Русия агентлыкларына белдерүенчә, үлгән кеше федераль эзләүдә булган 1981нче елгы кораллы төркемдә булган Аслан Алисханов.

Шул ук вакытта элегрәк рәсми рәвештә шартлауны шәһәрнең Старопромысловский районыннан 19 яшьлек Опти Мурадов оештырганы әйтелгән иде.

XS
SM
MD
LG