Франция президенты Франсуа Олланд 6 декабрьдә Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путин белән очрашты. Бу очрашу элегрәк планлаштырылмаган иде.
Казакъстаннан кайтып баручы Олланд Мәскәүнең "Внуково" һава аланында кыска вакытка гына тукталды һәм очрашу "Внуково-2" һава аланы бинасында узды.
Франция президенты идарәсе белдерүенчә, очрашуны Олланд тәкъдим иткән.
Берничә көн Казакъстанда булган Олланд анда Украина кризисы тирәсендәге киеренкелекне хәрби чараларда да, сәяси белдерүләрдә дә киметергә чакырды.