Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда кеше хокуклары көне билгеләнә


Бүген дөньяда кеше хокуклары көне билгеләнә. 66 ел элек бу көнне БМО Генераль ассамблеясы Кеше хокуклары декларациясен кабул иткән. Быел бу көн "Кешенең хокуклары 365 көн" дигән шигар белән үтә.

БМО халыкара җәмәгатьчелеккә дөньяның һәр почмагында яшәгән һәр кешенең елына 365 көн хокукы якланырга тиеш, дөньядагы җәмгыятьләрне шул кыйммәтләр берләштерергә тиеш дигәнне яңадан искә төшерә.

Өч ел элек бу көнне Мәскәүнең Сазлык мәйданында күп кеше катнашында гадел сайлаулар хокукын таләп иткән беренче урам җыены узды. Ул чара "каршылык кышының" беренчесе булды.

Русиянең төрле шәһәрләрендә бүген сәяси репрессия корбаннарын һәм сәяси тоткыннарны искә алу чаралары үтә.

XS
SM
MD
LG