Accessibility links

Кайнар хәбәр

Малайзия очкычы радарлардан юкка чыкты


Малайзиянең Air Asia һава ширкәте очкычы Индонезиядән Сингапурга барганда радарлардан юкка чыккан. Очкычны эзли башлаганнар. A320-200 очкычында 162 кеше булган. Индонезиянең Сурабай шәһәреннән күтәрелеп китеп бер сәгать узгач очкыч белән элемтә өзелә.

Очкыч радарлардан юкка чыгар алдыннан Калимантан һәм Белитунг утраулары арасында Яван диңгезе өстендә булган. Пилот һава торышы начар булганга, өскә күтәрелергә рөхсәт сорагач элемтә өзелә. Очкыч алты ел очкан була.

8 мартта Malaysia Airlines һава ширкәтенең Куала-Лумпурдан Пекинга баручы очкычы юкка чыкты. Очкычта 239 пассажир иде.

17 июльдә Украина көнчыгышында Малайзиянең Амстердамнан Куала-Лумпурга баручы "Боинг 777" очкычы бәреп төшерелде. 298 кеше һәлак булды. Украина һәм Көнбатыш бу һәлакәткә Русия яклы сепаратистлар гаепле дип белдерә, ә Русия Украина хәрбиләрен гаепли.

XS
SM
MD
LG