Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан Болгарга автобус йөри башлаячак


Казанның "Башкала" ("Столичный"), "Көньяк" ("Южный") автовокзалларыннан Болгарга автобус йөри башлаячак. Бу хакта Татарстанның туристлык комитеты хәбәр итә.

"Башкала"дан автобуслар һәр шимбә, якшәмбе Казан вакыты белән 8 сәгать 40 минутта, "Көньяк"тан да шул ук көннәрдә иртәнге 9да юлга кузгалачак. Юлчылар, сәяхәтчеләр Болгардан Казанга төштән соң 4тә кайта ала. Бәясе 310 сум булачак дип белдерелә.

2014 елның 23 июнендә Болгар тарихи-археологик тыюлыгы Катар башкаласы Доһада ЮНЕСКО Дөнья ядкарьләре комитеты утырышында ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемелегенә кертелде.

XS
SM
MD
LG