Accessibility links

Кайнар хәбәр

Валютада ипотека алуны тыю кануны Думага кертелде


"Гадел Русия" депутаты Андрей Озеров чит ил валютасында ипотека бирүне тыйган канун өлгесен Дәүләт думасына тәкъдим итте. Депутат дәүләт үз ватандашларын киләчәктә рубльнең төшүе сәбәпле валютада алган кредитларын түли алмас хәлгә килү куркынычыннан сакларга тиеш дип саный.

Узган атнада Үзәк банк барлык банкларга валютада бирелгән ипотекаларны 2014 елның 1 октябренә булган рәсми курс белән (бер доллар 39.4 сум) рубльгә күчерергә киңәш итте. Ипотекаларын доллар белән алган кешеләр Үзәк банкны бурычларын килешүләр имзаланган вакыттагы күрс белән күчереп түләп бетерүне оештыруны сораган иде. Русия банклары доллар һәм еврода гына түгел, Швейцария франклары һәм Япония иеннарында да кредитлар биргән булган.

Мәскәүдә Яңа ел алдыннан валютада алган ипотекаларын түли алмаучылар урам җыеннары уздырган иде.

XS
SM
MD
LG