Accessibility links

Киев: Сепаратистлар 30 тапкыр ут ачмау килешүен бозды


Вазгыятьне тасвирлаган харита. 16 март 2015
Вазгыятьне тасвирлаган харита. 16 март 2015

Соңгы тәүлектә сепаратистлар 30 тапкырдан артык Донбасстагы украин хәрбиләре сызыкларына ут ачкан. Бу хакта Украина көньяк-көнчыгышындагы махсус операция матбугат хезмәте Фейсбукта белдерә.

Гадәттәгечә Донецки юнәлешендә ут ачулар кимеми. Сепаратистлар Донецки өлкәсенең Авдеевка шәһәренә артиллерия, танк һәм минометлардан аткан. Пески һәм Опытноега гранатометлардан һәм автоматлардан ут ачканнар. Мариуполь юнәлешендәге Широкино авылына да минометтан атканнар.

"Мәгълүмати каршылык" төркеме җитәкчесе Дмитрий Тымчук сепаратистларның Мариупольдә ике як кисешкән сызыкка килүләрен белдерә. Тымчук Фейсбукта Һорловка, Енакиево, Дебальцево тирәсендә 6 меңләп сепаратистның тупланунын һәм аларда еракка ата торган коралның да булуы турында да яза.

Үзбилгеләнгән Донецки республикасы хакимиятләре украин хәрбиләре тынычлык килешүен 19 тапкыр бозды, алар Спартак авылына һәм Донецки һава аланына ут ачты, Спартакта берничә өй җимерелде дип белдерә. Җирле халык арасында яраланучылар турында мәгълүмат юк.

XS
SM
MD
LG