Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ростовта килешү нигезендәге хәрби хезмәткә җәлеп итү чарасы уза


Дондагы Ростовта Русиянең хәрби-һава көчләре хезмәтенә килешү нигезендә барырга риза булучы кешеләрне җыю чарасы уза. Йөзләрчә тамашачыларга авиашоу, десантчының Ми-8 боралагыннан сикерүе, хәрби техника күргәзмәсе күрсәтелде һәм кырда пешкән ботка белән сыйланырга тәкъдим ителде.

Чара узган урында килешү нигезендә хәрби хезмәткә барырга теләүчеләрне теркәү дә эшли.

Мондый чараны Русия саклану министрлыгы узган елны оештыра башлады. Ул инде Иваново, Новоросийски, Псков, Тула, Воронеж, Красноярски, Акъяр, Барнаул һәм Әстерханда узды.

XS
SM
MD
LG