Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов татарлыкны саклап калу өчен авылда яхшы тормыш булдырырга кирәк дип саный


IV Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышында катнашкан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов глобализация процессларының татар халкына да йогынты ясавын һәм татарлыкны югалту куркынычы булуы турында билгеләп узды. Аның әйтүенчә, әлеге чорда татар халкының телен, гореф-гадәтләрен, рухи кыйммәтләрен бары тик авыл ярдәмендә генә саклап калып була. Шуңа ул авылда яхшы тормыш шартлары, эшмәкәрлеккә мөмкинлекләр тудыру зарур дип саный.

Русия төбәкләреннән килгән эшкуарлар авылда эшмәкәрлекне үстерү, кризис шартларында чит илдән кертелә торган товарны үзебездә җитештерелә торганына алыштыру, агротуризм һәм авылда традицион тормыш тәртибе үсеше турында сөйләште. Соңыннан резолюция кабул ителде.

Җыенда 30дан артык төбәктән 500ләп эшкуар катнаша.

XS
SM
MD
LG