Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә мөфти Зөфәр Галиуллинны фатирдан куып чыгармаска булды


Зөфәр хәзрәт Галиуллин
Зөфәр хәзрәт Галиуллин

Казанның Идел буе мәхкәмәсендә Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллинны Авангардная урамындагы фатирыннан куып чыгармаган, әмма ул инде аның милке саналмый.

20 мартта Казанда Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллинны Авангардная урамындагы ике бүлмәле фатирыннан чыгару мәсьәләсендә мәхкәмә узган. Аның әйтүенчә, хәзер аның фатирга рәсми хокукы юк, әмма аны өйдән куып чыгармаганнар.

Инде элек Азатлык хәбәр иткәнчә, 15 ел элек Галиуллинга әлеге фатирны аның хатыны эшләгән "Кызыл Шәрык" ширкәте җитәкчесе, хәзерге Русия Дәүләт думасы депутаты Айрат Хәйруллин биргән булган, әмма документларны бу гаиләгә рәсмиләштерүне тартып-сузып йөргән. Хәзер Хәйруллинның әлеге фатирны башка кешегә – туганына сатканы билгеле булган.

"Хөкемдар ханым барысын да бик җентекләп тикшерде. Бу юлы бик намуслы хөкемдар булды. Ул мине куып чыгарырга мөмкинлек бирмәде. Тегеләр бик тырышты куып чыгарырга, авылга барып минем әнидән калган җимерек йортны да фотога төшереп килгәннәр. Имеш, минем яшәр урыным бар дигән булалар. Хәзер инде алар бу йортны миңа арендага биргән итеп документлар китереп күп итеп акча түләтмәкчеләр. Шул рәвешле үзем чыгып китәрмен дип өметләнәләр", ди Галиуллин.

Ул әлеге мәхкәмә карарын шикаять итәчәген әйтә. "Без ул фатирда ремонт башлаган идек. Хәзер шуны бетерергә җыенабыз. Киләчәге ни белән бетәр – белмибез. Казан башкарма комитетыннан да яңа милекчеләрдән без фатирны аларга бирдек, ник рәсмиләштермәдегез дип сорадылар. Башкарма комитетның бу фатирның безгә бирелүе турында карары бар бит. Монда эш фатирда да түгел, ә халыкны мыскыл итүдә. Кешенең бернинди хокукы юк. Теләсә ничек алдыйлар. Мин аңа бу фатирны сатып мәчет төзик дип тә тәкъдим итеп карадым", ди Зөфәр хәзрәт Галиуллин.

XS
SM
MD
LG