Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тифлискә су басудан 45 миллион долларлык зыян килгән


2015 елның 15 июнь иртәсе, Тифлис
2015 елның 15 июнь иртәсе, Тифлис

Грузия вице-премьеры Каха Каладзе су басудан килгән зыянны исәпләп чыгарды.

Башта зыян 40 млн лари (18 млн доллар) дип исәпләнгән булса бүген Грузия вице-премьеры Каха Каладзе зыянның күләме 100 млн лари (45 млн доллар) дип игълан итте. Бу санның да төгәл булмавы фаразлана.

Грузия Тифлистә 14 июньгә каршы төндә булган каты яңгыр һәм су басудан соң шәһәрне аякка бастыру өчен ярдәм сорап төрле илләргә мөрәҗәгать итте. Су басуда 15 кеше һәлак булды, җиде кеше әле дә табылмаган.

Тифлис зоопаркын су басып хайваннарның яртысы батып үлде, йортлар җимерелде, дистәләгән кеше тораксыз калды. Аларның күбесе шәһәр кунакханәләренә урнаштырылган.

XS
SM
MD
LG