Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Конституция мәхкәмәсе думага сайлауны күчерүне хуплады


Russia -- screen grab -- Video Roundup -- March 6, 2014
Russia -- screen grab -- Video Roundup -- March 6, 2014

Русия Конституция мәхкәмәсе думага сайлауны 2016 елның декабреннән сентябрьгә күчерүне хуплады.

Мәхкәмә карарында парламентка сайлауны Бердәм тавыш бирү көненә, киләсе елның сентябренә күчерү Конституциягә туры килә дип белдерелә.

Русия федерация шурасы сайлауны күчерү соравы белән Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Мәхкәмә сайлауны күчерү бердән-бер очрак булырга һәм даимигә әйләнмәскә тиеш дип белдерә.

19 июньдә Русия думасы парламентка сайлауны 2016 елның декабреннән сентябрьгә күчерү турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Бу канунга думадагы КПРФ фракциясе каршы.

XS
SM
MD
LG