АКШ президенты Барак Обама Русия президенты Владимир Путин белән "алтылык" илләре, Европа Берлеге һәм Иран арасында Тәһранның атом програмына кагылган килешү турында уртак эшчәнлек планнары турында телефоннан сөйләште. Бу хакта Ак йортның матубгат хезмәте хәбәр итә.
Обама бу 20 айга сузылган интенсив сөйләшүләрдән соң ирешелгән килешүдә Русиянең әһәмияткә ия роль уйнагангы өчен Путинга рәхмәт белдерде.
Яклар Иран атом коралына ия булуга киртә булачак килешүне тарихи вакыйга буларак бәяли.
АКШ һәм Русия президентлары Иран атом програмына карата килешүне тормышка ашырганда, килешеп эшләргә сүз куешты. Сөйләшү вакытында төбәктәге, бигрәк тә Сүриядәге, киеренкелекне киметүдә дә бергә эшләргә теләк белдерде.