Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлегенең Русиягә чикләүләрне озайтуын тагын җиде ил хуплады


Федерика Могерини
Федерика Могерини

Европа Берлегенең Русиягә чикләүләрен озайтуга Черногория, Албания, Исландия, Лихтенштейн, Норвегия һәм Украина да кушылды. Соңрак чикләүләрне Грузиянең дә хуплаганы билгеле булды.

Европа Берлегенең Русиягә чикләүләрен озайтуга Европадагы тагын алты ил кушылды. Бу хакта Европа Берлегенең тышкы эшләр һәм иминлек сәясәте вәкиле Федерика Могерини белдерде.

"Европа Берлегенә намзәт илләр Черногория һәм Албания, Европада ирекле сәүдә ассоциациясе илләре Исландия, Лихтенштейн, Норвегия һәм шулай ук Украина бу карарга кушыла. Алар үзләренең сәясәтләрен бу карарга яраклаштыра", ди Могерини. Бу хакта мәгълүмат Европа Берлеге сайтына 29 июльдә урнаштырылган иде.

30 июльдә бу чикләүләргә Грузиянең кушылганлыгы хәбәр ителде.

Европа Берлеге илләренең даими вәкилләре 17 июньдә Брюссельдә узган киңәшмә вакытында Русиягә чикләүләрне 2016 елның 31 гыйнварына кадәр озайту турында килеште. Биш көннән соң Европа Берлеге илләренең тышкы эшләр министрлары очрашуында бу карар кабул ителде. Европа Берлеге Мински килешүләре үтәлмәгәнгә чикләүләр озайтыла дип белдерде.

Русия исә бу гамәлгә каршы Көнбатыш илләрдән азык-төлек кертүне чикләү карарын 2016 елның августына кадәр озайтты.

XS
SM
MD
LG