Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан эшлекле хатын-кызлары уңышлы проектларны танытырга килеште


Татарстанның иң уңышлы хатын-кызларының берсе "Бәхетле" кибетләре җитәкчесе Мөслимә Латыйпова
Татарстанның иң уңышлы хатын-кызларының берсе "Бәхетле" кибетләре җитәкчесе Мөслимә Латыйпова

Казанда узган Татарстанның эшлекле хатын-кызлары корылтаенда 200ләп кеше катнашты.

Казанда республиканың эшлекле хатын-кызларының чираттагы корылтае узды. Чара барышында хатын-кызлар тарафыннан тормышка ашырыла торган уңышлы проектларны, аларның иҗтимагый һәм эшлекле тормышын танытырга килешенде.

Татарстанда эшлекле хатын-кызлар форумы беренче тапкыр 2012 елда оештырылган иде, һәм шул ук елны "Татарстанның эшлекле хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасына нигез салынды. Татарстанның социаль-икътисади үсешендә хатын-кызларның ролен арттыру максатын куйган форум "Татарстан хатын-кызлары" төбәк иҗтимагый оешмасы һәм "Сөембикә" журналы редакциясе ярдәме белән быел өченче тапкыр уздырылды.

Аның эшендә 200ләп кеше катнашты, алар арасында зур ширкәтләр башлыклары, депутатлар, хакимият вәкилләре һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре бар иде.

XS
SM
MD
LG