Accessibility links

Британнарның күпчелеге Европа берлегеннән чыгу яклы


Качаклар мәсьәләсе кискенләшү сәбәпле, Европа берлегеннән чыгарга теләүче британнар арта.

Британнарның яртысыннан күбрәге Европа берлегеннән чыгу яклы. Моның турында Daily Mail басмасы соравы нигезендә Survation социологик тикшеренү ширкәте үткәргән сораштыру сөйли.

Якшәмбе чыккан Daily Mail басмасы китергән сораштыру нәтиҗәләре шундый: сорашкан халыкның 51% Европа берлегеннән чыгарга тели. 49% берлектә калу яклы. Онлайн-сораштыру 3-4 сентябрь көннәрендә оештырылды, анда 1004 респондент катнашты.

Бөекбритания премьер-министры Дэвид Кэмерон вәгъдә иткәнчә, илнең Европа берлегендә калуы турында референдум 2017 елга кадәр узачак. Бу аның яңадан сайлану вакытындагы вәгъдәсе булды. Премьер-министр үзе берлектә калу яклы, ләкин аңа киң реформалар кирәк дип саный.

Июль аенда оештырылган шундый ук сораштыруда катнашканнарның күбесе (54%) Европа берлегендә калу яклы иде. Фикер үзгәрүнең төп сәбәбе – качаклар мәсьәләсе. Бөекбритания Сүриядән килә торган качакларны кабул итәргә теләми. Сораштыруда катнашканнарның 22% качаклар вәзгыяте кискенләшсә, алар да берлектән чыгу яклы булачагын әйтә.

XS
SM
MD
LG