Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мари Илендә милли кием бәйгесе үтәчәк


Мари кызларының милли баш киеме
Мари кызларының милли баш киеме

Йошкар-Олада ике елга бер оештырылган милли кием бәйгесе төрле төбәкләрдән этник күлмәкләр һәм курчакларны ясаучыларны җәлеп итә.

Мари Иле башкаласында милли кием бәйгесе быел 22-24 октябрь үтәчәк. Аның максаты милли курчаклар һәм кием тегү традициясен саклау һәм башкаларга өйрәтү, шулай ук милли бизәкләрне көндәлек кием-салымда куллануны популярлаштыру. Чараны Русиянең Халык иҗаты йорты, Мари Иленең Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министрлыгы оештыра. Бәйгедә катнашучылар дүрт номинациядә көч сынашачак. Милли кием һәм аларны тегү гореф-гадәтләре, заманча милли кием һәм милли бизәк төшерүдә заманча технологияләр, сәхнә өчен заманча милли кием булдыру һәм милли курчак вә курчаклар өчен кием тегү. Оештыручылар гаризаларны 20 сентябрьгә кадәр көтә.

Мәгълүм булганча, татар яшьләре татар мәдәниятен фольклордан чынбарлыкка, көндәлек кулланышка чыгару өстендә актив эшчәнлек алып бара. "Татарча Casual" исемле проект авторы Айгөл Сингатуллина милли кием заманча булырга тиеш дип саный. "Матурлык" проектының максаты - мөмкин кадәр күбрәк кешене татар мәдәнияте белән таныштыру һәм милли бизәкләрне көндәлек тормышка кертү. Күрше Удмуртиядә милли бизәкләрне хатын-кызлар өчен кием һәм аксесуарларда кулланучы дизайнер Полина Кәбестә эшли.

XS
SM
MD
LG