Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан банклары биргән кредитларын кире кайтара алмый


Иң зур әҗәт “Ак Барс” банкыннан алынган кредитларга туры килә
Иң зур әҗәт “Ак Барс” банкыннан алынган кредитларга туры килә

1 сентябрьдә “начар” бурычларның күләме 18,4 млрд. сумга җиткән. Бу Казан шәһәренең еллык бюджеты дигән сүз.

Чагыштыру өчен: әле ел башында гына кайтарылмаган кредитларның күләме 14,2 млрд. сум иде. Сигез айда бу сумма тагын 4,2 млрд. сумга арткан.

Бурычларның 60%ы юридик затларга туры килә. Димәк, калган 40%ны физик затлар бурычлы. 2014 ел белән чагыштырганда, аларның әҗәте 1,6 тапкырга арткан.

Иң зур әҗәт “Ак Барс” банкыннан алынган кредитларга туры килә. Икенче урында – “Тимер Банк”, аннары “Татфондбанк” бара.

XS
SM
MD
LG