Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда төрки шигърият фестивале узачак


Халыкара төрки шигърият фестивале Төркиянең Казандагы вәкиллегендә дә узачак
Халыкара төрки шигърият фестивале Төркиянең Казандагы вәкиллегендә дә узачак

Әдәбият елы уңаеннан үткәреләчәк әлеге җыенда 25 илдән 100гә якын шагыйрь катнашырга җыена.

XI Халыкара төрки шигърият фестивале 1-4 октябрь көннәрендә узачак. Фестивальнең төп максаты – узган гасырларда иҗат иткән шагыйрьләрнең иҗатын барлау белән берьюлы хәзерге иҗат әһелләрен бер мәйданда җыю.

Шигъри форум тантаналы рәвештә 1 октябрьдә Кәрим Тинчурин театрында ачылачак. 2-3 октябрь көннәрендә фестиваль Татарстан Язучылар берлегендә һәм Төркиянең Казандагы вәкиллегендә дәвам итәчәк. Әдәбият сөючеләрне әдәби салоннарда көтәләр. Алар Габдулла Тукай, Дәрдмәнд, Һади Такташ, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Габдеррәхим Ибраһим, Фатих Кәрим, Солтан Сөләйман, Мәхмәт Әкиф Эрсой, Рәшит Рәхмәти Арат исемнәрен йөртә.

Җиңүчеләргә Габдулла Тукай, Рәми Гарипов һәм Солтан Сөләйман исемендәге әдәби премияләр тапшырылачак.

XS
SM
MD
LG