Конкурс таләпләре буенча яңа дәреслек урыс телле балаларга татар телен үзенчәлекле рәвештә укытырга мөмкинлек бирергә тиеш. Дәреслек "И, матур татар теле" дип аталачак.
Конкурста мәгариф оешмалары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методистлар, тел белгечләре һәм хәтта берничә автордан торган коллективлар катнаша ала. Дәреслек проектларын 26 октябрьгә кадәр кабул итәләр.
Әлеге бәйгедә җиңеп чыккан авторлар 16 ноябрьгә кадәр игълан ителәчәк. Беренче урын яулаучыга – 10 мең сум, икенче урынга – 7 мең, өченче урынга 5 мең сум күләмендә акчалата бүләк тә каралган.
Бәйгенең шартлары белән Татар китап нәшрияты сәхифәсендә танышырга мөмкин.