"Аек Русия" исемлеге "Рейтинг" мәгълүмати коммуникацияләр, белгечләр һәм хөкүмәттән бәйсез оешмалар ярдәмендә әзерләнгән. "Аек төбәкләр" исемлегендә беренче урында Чечня, Ингушетия һәм Дагестан. Беренче 20лекне Свердлау өлкәсе һәм Башкортстан тәмамлый. Рейтинг төзегәндә алкоголизм белән чирләүчеләр саны, сатылган аракы һәм сыра күләме генә түгел, ә төбәкләрдә алкогольгә каршы кануннарның үтәлү-үтәлмәве дә исәпкә алынган.
Русия халкының 76% көн саен исерткеч әйбер эчә, дигән статистика бар. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы Русиядә 2014 елда кеше башына 15.76 литр (этил спирт белән исәпләнгән) хәмер эчелгән, дигән мәгълүмат китерде. Сәламәтлеккә зыян 8 литр дип исәпләнә. Елына 500 меңләп кеше аракы белән агуланып үлә.
Федераль канунда алкоголь сатуда ике генә чикләү бар. 2012 елның 25 декабреннән бирле кичке 11дән иртәнге 8гә кадәр аракы сату тыела. Шулай ук балалар һәм медицина оешмалары, мәктәпләр, стадионнар һәм аларның тирәсендә исерткеч эчемлекләр сату тыела.
"Татспиртпром" 2015 елның тугыз аенда Русиядә иң күп аракы җитештергән ширкәт булды.