Accessibility links

РБК Путин кызы дип шикләнелгән Катерина Тихонова иренең бизнесы турында бәян итте


Катерина Тихонова һәм Кирилл Шамалов.
Катерина Тихонова һәм Кирилл Шамалов.

Reuters Шамалов һәм Тихонова ике миллиард долларлык холдинглар хуҗасы булуын яза.

РБК басмасы 33 яшьлек эшмәкәр Кирилл Шамаловның бизнесын тикшерде. Reuters мәгълүматына күрә, Шамалов Русия президенты Владимир Путинның кызы булырга мөмкин Катерина Тихонованың ире. Reuters Шамалов һәм Тихонова ике миллиард долларлык холдинглар хуҗасы, аның иң зур күләмен "Сибур" ширкәте акцияләре тәшкил итә, дип яза.

РБК белдерүенчә, Шамалов 2008 елны 26 яшендә «Сибур» холдингы вице-президенты булган. 2014 елны ул "Сибур"ның иң күп акцияләрен үзендә туплаган. Шамалов бу эштә аңа әтисе ярдәм иткәнен кире кага, дип яза РБК.

Кирилл Шамаловның әтисе Николай 2011 елда Forbesның иң бай бизнесменнар исемлегенә керде, ә 2014 елда Европа берлегенең чикләүләр исемлегенә эләкте. Чөнки, басма язуынча, Николай Шамалов Путинның якыннары рәтенә керә һәм "Озеро" дача кооперативы оештыручыларның берсе булып тора.

17 декабрьдә Sinopec кытай ширкәте «Сибур» холдингының 10 процентын алды. Бу алыш-биреш эшендә Кирилл Шамалов та катнаша.

Атнакич көнне Reuters агентлыгы бу чараны күрүчеләргә сылтама белән 2013 елның февралендә Кирилл Шамалов белән Екатерина Тихонованың туе булды дип язды. Ул бик көчле сак астында, яшертен рәвештә Петербурдан ерак булмаган «Игора» чаңгыда йөрү курортында үткән, диелә.

Атнакич матбугат очрашуында Путин Катерина Тихонованың аның кызы булу-булмау турындагы сораудан качты.

XS
SM
MD
LG