Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым мөфтие урынбасары: Киев мөфтияте - "буш сүз"


Акмәчет
Акмәчет

Мөфтине халык сайлый, Киевта яңа Кырым мөфтиятен булдыру "сәяси уйдырма стилендә әйтелгән буш сүз", диде Кырым мөфтие урынбасары Айдер Исмаилов.

Кырымтатар мәҗлесе җитәкчелегенең "Кырым мөфтияте Русия хакимиятләренә буйсына" дигән сүзләреннән соң Кырымнан читтә тагын бер Кырым мөфтияте төзү нияте "сәяси уйдырма стилендә әйтелгән буш сүз" дип бәяләнде. Мөфти урынбасары Айдер Исмаилов дин белән сәясәтне бутамаска чакырды.

"Кырымтатар халкы үз ватанында, Кырымда яши. Кырым мөфтияте Кырым мөселманнары белән элек тә булган, киләчәктә дә монда булачак. Мөселманнар безгә тапшырган вәкәләтләрне без намус белән үтибез. Мөфтигә бәяне аны сайлаган халык кына бирә ала. Калган сүзләр - буш, аңлатма бирүгә дә лаек түгел", диде Исмаилов Азатлыкка.

Украина президентының кырымтатар мәсьәләләрендәге киңәшчесе, депутат Мостафа Җәмилев Кырым мөфтияте "оккупантларга буйсынган", дип Кырымнан читтә тагын бер мөфтият төзү кирәклеге турында әйтте. Моны ул соңгы бер елда Кырымнан дистәләгән мең кырымтатарның читкә китүе белән дә аңлатты.

XS
SM
MD
LG