Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан урамына Әсгать Галимҗанов исемен бирү өчен имзалар җыела


Казан Кирмәне янында Әсгать Галимҗановка багышланган һәйкәл
Казан Кирмәне янында Әсгать Галимҗановка багышланган һәйкәл

Change.org порталында Казан урамнарының берсен Әсгать Галимҗанов исеме белән атау петициясендә инде 500ләп кеше имза куйды.

Интернетта танылган хәйрияче Әсгать Галимҗанов исеме белән Казан урамнарының берсен атау тәкъдименә имзалар җыела. 8 гыйнвар көнне change.org сайтында ачылган бу петициягә инде 590нан артык кеше имзасын куйды.

Ачык хат Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә язылган. Хатта Әсгать Галимҗановның төрле һәлакәтләргә юлыкканнарга һәрвакыт ярдәм итеп килүе, Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Иванов өлкәсе, Украина балалар йортларына ярдәм итүе, корыган күлне тергезүе, мәчет төзелешенә ярдәм итүе әйтелә. Хат авторлары хәтта Әсгать Галимҗановның хәйриягә 600 мең совет сумын тотуын хисаплап чыгарганнар.

Социаль челтәрләрдә Әсгать Галимҗановның исеме белән Бауман урамын атау тәкъдимнәре дә күренә. 2008 елда Казан Кирмәне янында хәйриячегә һәйкәл куелган иде инде. Анда җигүле атны алып барган Әсгать Галимҗанов образы мәңгеләштерелгән.

Татарстанда хәйрия эшләре белән танылган Әсгать Галимҗанов 3 гыйнвар көнне вафат булды. 4 гыйнвар көнне ул Казанның Яңа бистә зиратында җирләнде.

XS
SM
MD
LG