Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда милли мәгариф институты булдырылачак


Энгель Фәттахов
Энгель Фәттахов

Министр әйтүенә караганда, быел яңа оешма үзәк рәвешендә эшкә керешәчәк. Ул Татарстанда милли мәгарифне фәнни нигездә үстерү максатыннан оештырыла.

Татарстанда милли мәгарифне фәнни нигездә үстерү максатыннан, Милли мәгариф институты оештырыла. Ләкин башта ул әле үзәк буларак үз эшен башлаячак. Бу хакта «Мәгариф» журналына Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдергән.

"Җәмгыятебез даими үзгәрешләр кичерә, яшь буын ихтыяҗларын, аның фикерләү үзенчәлеген исәпкә алмыйча, милли республикада милли мәгарифне үстерү, алга таба бару бик кыен булачак. Дөньякүләм танылган, нәтиҗәлелеге расланган тел өйрәнү методикаларын эшкә җигеп, заманча электрон ресурслар булдырып, уку-укыту әсбапларын булдырып, аларны мәктәпләребезгә ирештерергә тиешбез. Милли мәгариф институты шуның өчен дә кирәк безгә. Ул инде кайчандыр булган, без аны әкренләп кайтарырга тиеш", дигән Фәттахов.

Министр әйтүенә караганда, быел яңа оешма үзәк рәвешендә эшкә керешәчәк. Аның чыгымнарын "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы нигезендә каплау планлаштырыла.

"Милли мәгариф институты Тарих институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Археология институты белән беррәттән, Фәннәр Академиясе составында Татарстанга һәм Татарстан халкына хезмәт итәргә тиеш", дигән Фәттахов.

XS
SM
MD
LG