Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыйров Чечняда ислам банкын булдырмакчы


Грозный
Грозный

Русиядә ислам банкын булдыру тәкъдиме белән Чечняга кадәр Татарстан чыккан иде, әмма әлегә кадәр аның тормышка ашканы юк.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров республикада ислам банкын булдыру планы барлыгы турында әйтте. Ул бу хакта Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Mazkorp ширкәте вәкилләре белән инде очрашып сөйләшкән һәм хәзер алар белән проектны тормышка ашыруга керешәчәк.

Кадыйров Чечня өчен ислам банкын булдыру бик мөһим дип саный, чөнки республикада эмират акчаларына күп кенә объектлар төзелә икән. Бу хакта Rus2Web яза.

Русиядә ислам банкыларын ачу тәкъдим белән беренче булып Татарстанда берничә ел элек чыкканнар иде. Кайбер белгечләр хәзерге Русия кануннары нигезендә моны булдыру мөмкин түгел дип саный.

Татарстан премьер-министры киңәшчесе, Ислам бизнесы һәм финанслары фонды президенты Линар Якупов ул бер көндә генә гамәлгә кереп китә алмый дип саный.

“Без 2010 елда KazanSummitта бит әйттек. Безнең ислам банкы һәм финансларын үстерүгә ике төрле юл бар иде. Беренчесе, Казакъстандагы шикелле федераль хөкүмәттән кануннарны үзгәртүне сорарга һәм алар үзгәргәч кенә эшли башларга, икенче юл - без хәзер булган кануннар нигезендә ислам банк һәм финанс продукцияләрен эшләтеп карыйбыз. Булганы була. Әгәр инде кайсысынадыр кануннар туры килеп бетми икән, инде бу хакта сүзне күтәрәбез дигән аңлашу бар иде”, диде ул Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG